Главная | Регистрация | Вход | RSSСуббота, 20.04.2024, 15:35

МОУ "Лицей №1"

Меню сайта
Форма входа
Категории раздела
Мои статьи [5]
Поиск

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Хәтер уты сүнмәс йөрәкләрдә. Шайхутдинова Зульфия Вильсоновна

 Хәтер уты сүнмәс йөрәкләрдә

 

Максат:

укучыларда Ватанны ярату, илебез белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү; сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, олыларга ихтирам тәрбияләү.

 

Эш формасы: әдәби-музыкаль кичә.

 

Җиһазлау:

плакатлар; "Сезнең алда баш иябез – Бөек Ватан сугышы ветераннары”, "Безнең якташларыбыз – Бөек Ватан сугышы геройлары”, "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады” – дип язылган лозунглар; мультимедия.

 

Батырлык ул – рухи матурлык... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырда яшәүчеләр бә башларын иярләр әле...

Татарстан Республикасы Президенты

Минтимер Шәймиев

 

 

 

 

 

Кичә барышы

1 нче укучы:

Җиңү көне –

Халык тантанасы,

Яз төренгән янар комачка,

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояшка.

(Мультимедия аша бәйрәм күренешләре күрсәтелә)

2 нче укучы:

Туплар гөрли Мәскәү каласында,

Туплар гөрли кичке салкында.

Гөрселдәтеп җиңү шатлыкларын,

Салют бирә илем халкына.

Ил өстенә алтын ялкын бөркеп,

Алар сөйли җиңү шатлыгын;

Алар сөйли бөек тантанасын

Мәңге үлмәс совет халкының.

3 нче укучы:

Медальләрен тага бөтен ирләр,

Яңаралар хәтерләрдә

Кан коелган бөтен җирләр.

Чиратлашып:

Брест, Мәскәү яны, Ленинград, Курск дугасы, Волгоград, Севастополь…

4 нче укучы:

Завод морҗалары алсуланып,

Аткан чакта сызылып алсу таң,

Көндәгечә тыныч хезмәт белән

Шаулаганда безнең киң Ватан,

Көндәгечә колхоз кырларында

Башланганда шундый кызу эш,

Котырынган эт – Гитлер безгә каршы

Сугыш ачты, ләкин бу сугыш –

Үз башына булыр бу этнең!

Фашизмга үлем – бу сугыш!

Күзләрен кан баскан палачларның

Җилгә очырыр көлен бу сугыш.

5 нче укучы:

1941 нче ел, 22 нче июнь. Кешеләрнең тыныч йокысын, коточкыч шартлау тавышлары, гөрелтесе бүлде, үлем гарасаты шәһәрләргә, авылларга, йортларга бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана.

6 нчы укучы:

Ф. Кәрим "Ант” шигыре сөйләнә.

(Р. Әхмәтҗанов сүзләренә, Ф. Әхмәдиев көенә язылган "Солдатлар” җыры яңгырый)

7 нче укучы:

Басты халык, данлы, батыр халык,

Коралланып, корыч сафларга.

Барды ташып, ярсып, давылланып,

Килмешәкне кырып ташларга.

Раслар өчен матур илебезнең

Хисебезнең бөтен сафлыгын;

Барыр юлның, уй һәм эшләр эшнең

Гаделлеген, көчен, хаклыгын.

Саклар өчен җирдә кешелекнең

Иң матур һәм иң зур дәүләтен,

Максатыбыз, эш һәм көчебезнең

Мәңгелеген, данын, шәүкәтен.

8 нче укучы:

1418 көн һәм төн дәвам иткән дәһшәтле сугышта илебез 20 миллион кешесен югалта. Шуларның – 8 меңгә якыны – безнең якташларыбыз. Бөек Ватан сугышы фронтларында, партизаннар отрядларында, дошман тылында – коры җирдә, суда һәм күктә фашистларга каршы фидакарьләрчә көрәшеп, бик күпләр үзләренең исемнәрен мәңгелек данга күмәләр. Бөек Ватан сугышының утлы юлларын 17 мең чистайлылар үтә. 15 каһарман Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды (Экранда якташ – геройларның портретлары күрсәтелә). Менә алар:

1.     Абызов Григорий Александр улы.

2.     Вәлиев Әгъзам Җиһанша улы

3.     Вәлиев Габделфәт Габделгани улы

4.     Гыйниятуллин Габбас Гыйниятулла улы

5.     Калашников Анатолий Степан улы

6.     Кузьмин Сергей Евдоким улы

7.     Кулясов Александр Петр улы

8.     Маринин Виктор Иван улы

9.     Миронов Павел Андрей улы

10. Никоноров Петр Михаил улы

11. Привалов Дмитрий Карп улы

12. Сергеев Александр Тимофей улы

13. Ситдиков Касыйм Хәсән улы

14. Чекин Борис Сергей улы

15. Шәмсетдинов Гали Нурулла улы

(Укучылар герой – якташларның сугышчан батырлыклары турында чыгыш ясыйлар)

9 нчы укучы:

- Ә Николай Иван Семенов – Дан орденының тулы кавалеры.

Безнең каһарманнар – чын мәгънәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы – мактанычы.

(Сүз кичәгә чакырылган сугыш һәм тыл ветераннарына бирелә)

10 нчы укучы:

Искә ала бүген Ватаныбыз

Шаулап үткән көрәш елларын.

Данлый, зурлый һәм хөрмәтли

Курку белмәс батыр улларын.

11 нче укучы:

Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

Сез булганга матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

 

Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

Сез яулаган бөек даннар,

Сез китергән бөек таңнар.

(Җыр. "Картаймагыз әле, ветераннар”)

12 нче укучы:

Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар барәбәренә яуланды. Күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алышыныр, ләкин Бөек җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге күңелләрдә мәңге яшәр.

Сезгә чын күңелдән хәерле озын гомер, исәнлек-саулык телибез.

Без сезнең алда баш иябез, кадерле ветераннар!

(Бер минутлык тынлык игълан ителә)

13 нче укучы:

Сугышчыларыбызның аяусыз көрәштә кылган батырлыгы бүген яшь буынга фашизмны баш калкытмаслык итәргә, Ватанны уяу сакларга өндәүче васыять булып безнең күңелләргә һәйкәлләр керде.

Шәһәребез уртасында герой – каһарманнарга багышланган Геройлар Аллеясе булдырылган. Якташларыбыз аларның исемнәрен онытмыйлар. Геройларга бюстлар куелган, таш плитәләргә исемнәре язылган, урамнарга герой исемнәре бирелгән, стелалар куелган, алар укыган, эшләгән урыннарга мемориаль такта куелган. Хәтер булып мәңгелек ут кабызылган.

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып калка батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

14 нче укучы:

Халык хәтере - мәңгелек. Батыр якташларыбызның истәлеген халкыбыз кадерләп саклар, аларга булган хөрмәтебез изге ихтирамыбыз билгесе булган һәйкәлләргә тере чәчәкләр, веноклар куелыр. Сугыш каһарманнары туган якларына һәйкәлләр булып әйләнеп кайттылар.

Сугыш һәйкәлләре һәр урында:

Ишетәсезме, якташлар.

Безне беркайчан да

Начар яктан искә алмагыз,

Һәр ел җиңү бәйрәме көнендә

Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз.

15 нче укучы:

Бу шулай буыннан буынга күчәр. Сагыш-хатирәләр, батырлар истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буена яшәр...

Беркем дә, беркайчан да онытылмас!

Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.

(Җыр "Дөньялар тик имин булса гына” Р. Яхин музыкасы, Р.Байтимиров сүзләре)


Категория: Мои статьи | Добавил: Денисkа (07.05.2010)
Просмотров: 2325 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Календарь
Праздники России
Наш опрос
Как Вы относитесь к единой школьной форме?
Всего ответов: 120
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Лицей №1 © 2024
г. Чистополь